Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Starwood» һәм «Bersey» компанияләре президентлары белән очрашу уздырды

18.01.2008

2008 елның 18 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановның «Starwood» компаниясе президенты Мехмет Йылдыз әфәнде һәм «Bersey» компаниясе президенты Узеир Йылмаз әфәнде белән очрашулары булып узды.
Фикер алышу нәтиҗәләренә таянып, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе И.И.Мөфлиханов хәбәр иткәнчә,
Татарстан Республикасына танышу визиты барышында «Starwood» һәм «Bersey» компанияләре җитәкчелеге «Алабуга» Махсус Икътисади Зонасына, Яшел Үзән фанера заводына, шулай ук Саба урман хуҗалыгына карый торган предприятиеләргә бардылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов белән очрашу кысаларында һәр як бер-берсенә үзләренең булган мөмкинлекләрен күрсәтергә тырыштылар һәм үзара потенциаль бәйләнеш ноктасыннан чыгып фикер алыштылар. Компанияләрнең президентлары Татарстан Республикасындагы бизнес-климатка, инфраструктураларның алга китешенә һәм инвестиция кырының җәлеп итүчәнлегенә яхшы мәгънәсендә гаҗәпләнүләрен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов югары класслы эмиссиягә (кәгазь акчалар чыгару) ия булган ДСП (агач йомычкасыннан ясалган плита) җитештерү буенча тәкъдим ителгән проектны гамәлгә ашыруда республика Хөкүмәтенең барлык мөмкинлекләрен дә эшкә җигеп ярдәм итәргә әзер торуын белдерде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Когогин катнашты.
Белешмә өчен:
«STARWOOD» компаниясе 1990 елда Инегёль/Бурс (төньяк-көнбатыш Төркия) сәнәгать зонасында төзелә. «STARWOOD» Төркиянең төрле абруйлы рейтингтагы сәнәгать предприятиеләре арасында төп позициядәге урынны били. Җитештерүнең тулысынча автоматлаштырылган булуы аркасында, завод 3 сменалы режимда эшли һәм хәзерге вакытта дөньяда иң эре югары сыйфатлы МДФ (вак дисперсияле фракция) һәм агач йомычкасыннан ясалган плита җитештерүчеләрнең берсе булып тора.
«STARWOOD» заводы продукциясе Ауропаның һәм Якын Көнчыгышның төрле илләренә, шулай ук БДБ ның кайбер илләренә (Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Украина, Төркмәнстанга) чыгарыла. Завод 200 000 м2 мәйданны били, аның 164 000 м2 ы - өсте ябулы җитештерү биналары. «Siempelkamp» фирмасының күпкатлы һәм даими эшли торган пресслары көнгә 3300 м3 агач йомычкасыннан ясалган плита (елына 1000000 м3 агач йомычкасыннан ясалган плита) җитештерә ала. «Wemhoner» фирмасының ламинирование буенча автоматлаштырылган линиясе көнгә 25000 ламинирланып агач йомычкасыннан ясалган плита эшләп чыгара.
«STARWOOD» компаниясенең еллык әйләнеше 300 млн. евро (~10.65 млрд. сум.) тәшкил итә.
1979 елда төзелгән «Bersey Limited Company» компаниясе җылылык энергиясе бирә торган җиһазлар җитештерүгә специальләшә.
Җиһазлар шәхси проектлар буенча заказ бирүче куйган шартларны һәм таләпләрне тулысынча исәпкә алып төзелә. Ул төрле ягулыклар (агач эшкәртү калдыклары, биомасса, мазут һәм табигый газ) кулланып эшли торган тулы комплектлы системаны күз алдына китерә.
«Bersey» компаниясенең төп продукциясе булып, 0,4–10 Гкал/сәг. диапазонындагы вертикаль (үтенеч буенча горизонталь казаннар да эшләргә мөмкин) конфигурацияле җылыга чыдам булган казаннар санала. Җылыга чыдамлы казаннарда ягулык буларак мазут, табигый газ һәм мазут  табигый газ катнашмасы кулланыла ала. «Bersey» фирмасы казаннары кирәк чакта пар генераторы җайланмаларына көйләнү ярдәмендә дә пар эшләп чыгара алалар.
Хәзерге вакытта Рәсәй Федерациясенең төрле шәһәрләрендә (Чиләбе, Демидово, Ульян һ.б.) «Bersey» компаниясе производствосының 8 казаны эшли. «Bersey» компаниясенең еллык әйләнеше 8 млн. евро (~284 млн. сум.) тәшкил итә.