Оренбург өлкәсендә Муса Җәлил мемориаль комплексы пәйда булачак. Бу хакта бүген "Сочи-2011" халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белдерде.
Шулай ук төбәкләр башлыклары сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады. Оренбург стендындагы документка Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Берг кул куйды.
Татарстан белән Оренбург өлкәсен күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, дип ассызыклады Юрий Берг. Өлкәдә 160 мең татар яши. Аның сүзләренә караганда, республика лидеры белән танышуның беренче көнендә үк бер-береңне аңлауны тойган. “Оренбург халкы исеменнән Татарстанда яшәүчеләргә һәм шәхсән Президентка рәхмәт белдерәм”, - диде Юрий Берг.
“Без иң якын күршеләр, элемтәләр урнаштырылган. Оренбург өлкәсендә татарлар күп, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Оренбург өлкәсе – көчле төбәк. Килешү имзалау – безнең мөнәсәбәтләрнең яңа этабы, документ үсешкә этәргеч булачак”.
Ике яклы сөйләшүләр алып баргач, төбәк башлыклары журналистлар белән аралашты. ТР Президенты сүзләренә караганда, бүгенге очрашуда әхлак, геройларыбыз истәлегн саклау кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикерләшкәнәр”. “Муса Җәлил Оренбург өлкәсендә туган. Губернатор үзе мемориаль комплекс булдыру турындагы программа эшләгән. Мондый геройларны онытмаска кирәк”.
Оренбург өлкәсендә 160 мең татар яши, алар хакимияттә, бизнес, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Безнең өчен татарларның уңышка ирешүе, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклавы мөһим. Моның өчен Оренбург өлкәсендә барлык шартлар да бар, - диде ул. – Бары тик рәхмәт сүзләре генә белдерә алабыз”.
“Татарстан белән Оренбург өлкәсе күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырыр дип ышанам”, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Өлкәдә яшәүче 160 мең татар гомуми халыкның 8 процентын тәшкил итә. “Россия Федерациясендә Татар драма театры булган берәр төбәкне атагыз. Татар мәдәниятенә сак карыйбыз, дип ассызыклады губернатор. – Иң мөһиме без күпмилләтле территорияләр булдык һәм булачакбыз. Безнең арада беркайчан да милләтара бәхәс булмаячак”, - дип билгеләп үтте Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг. “Без моңа юл куймаячакбыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.