2012 ел башында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясенең Люксембургка сәфәре планлаштырылды.
Бу хакта бүген “Сочи-2011" халыкара инвестиция форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург икътисад, тышкы сәүдә һәм спорт министры Жанно Креке белән очрашкач ниятләр турында килешү төзеде.
ТР Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерүенчә, очрашуда Татарстан белән Люксембург арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алышу булган.
Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповка хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алышу максаты белән Люксембургка сәфәр кылуны йөкләде. Шулай ук Казанда Люксембургның РФ дәге яңа илчесе Пьер Феррингны эш визиты белән көтәләр. ТР башлыгы шулай ук Люксембург бизнесменнарын республикага чакырды.
ТР Президенты ярдәмчесе сүзләренә караганда, “Люксембург Татарстанга көнбатыш Ауропаның финанс, банк башкалаларының берсе буларак кызыклы”.
“Люксембург зурлыгы буенча Мамадыш районы кадәр генә булса да, бу ил югары технологияле производствосы белән бай, металлургия өлкәсе белән яхшы танылган. Шулай ук анда автокомпонент производствосы да үсеш алган”, - дип ассызыклады ул. Искәндәр Мөфлиханов сүзләренә караганда, Люксембург эшмәкәрләре “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары була алыр иде.
“Бәлки Компрессор заводы, КАПО, КМПО Люксембургта үз партнерларын табар”, дип ышаныч белдерде ТР Президенты ярдәмчесе.