Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аны республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Очрашу башында ул бүгенге киңәшмәнең ТР Президенты Дәүләт Советына Юллама белән чыккач узуын билгеләп үтте. Анда халык түләгән акчаны нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе, шулай ук тариф белән бәйле проблемалар кузгатылган иде. “Лениногорски һәм Чаллыда узган зона киңәшмәләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә проблемаларны ачыклау һәм хәл итү бик мөһим булуын күрсәтте”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Торак милекчеләре белән идарәче компанияләр арасында ышаныч булу зарур. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә түләүләр системасында ниндидер затлар катнашуына юл куелырга тиеш түгел”, - дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Аның фикеренә караганда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтүдә үзидарә ролен күтәрү шулай ук әһәмияткә ия.
Бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов төп доклад белән чыгыш ясады.
Ул республика торак фондында гомуми мәйданы 86,2 млн. кв. метр булган 503,3 мең йорт бар, дип белдерде. Татарстан Республикасы торак фондының 28 процентында тузганлык 30 процент тәшкил итә, ә шул ук вакытта Россия Федерациясендә 30 процент тузу очрагы 62,1 процент торак тәшкил итә. Аларның Татарстан Республикасында тузганы 1,2 процент, ә Россия Федерациясендә – 3,1 процент.
“Торак фондының мондый торышына Татарстан Республикасында озак вакытлы тузган торакны бетерү һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау программалары эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән”, - диде Фәрит Хәнифов.
Бүген 2010 елның 2 февралендә РФ Хөкүмәте карары белән Төбәк үсеше министрлыгы тарафыннан эшләнгән “2010-2020 елларда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм реформалау комплекслы программасы” Федераль максатчан программа концепциясендә каралган комплекслы принципка күчәргә кирәк, дип билгеләп үтте министр урынбасары.
“Без республика программасын эшли башладык. Бу программаны гамәлгә куйганда нигездә инвесторлар акчасы файдаланачак”, - дип белдерде Фәрит Хәнифов.
“Эшне дөрес оештырган очракта, башка өлкә эшчәнлекләре белән чагыштырганда, торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү кыен түгел”, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков. – Бу өлкәдә ниндидер тышкы параметрларга бәйлелек юк, мәсәлән, авыл хуҗалыгында уңышка ирешүгә корылык комачауларга мөмкин. Бу эштә даими контроль һәм вәзгыятьне күзәтү мөһим”.