Борис Павлов техник университеттагы Химаячеләр советының инициативалы төркеме белән киңәшмә үткәрде

18.01.2008

2008 елның 28 нче гыйнварында А.Н.Туполев исемендәге КДТУ да югары уку йортлары аэрокосмик комплексы укыту-методик берләшмәләре һәм техник университеттагы Химаячеләр (попечительләр) советының яңа шартларда аэрокосмик комплекс белгечләрен хәзерләү мәсьәләсе буенча берләштерелгән күчмә утырышы үткәреләчәк. Күчмә утырышка хәзерлек кысаларында, 15 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Химаячеләр советы рәисе Борис Павлов техник университеттагы Химаячеләр советының инициативалы төркеме белән киңәшмә үткәрде. Аның составында “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры В.А.Лигай, “Элекон” заводы” ААҖ генераль директоры А.Н.Колесова, “Казан “Электроприбор” заводы” ААҖ нең директорлар советы рәисе Г.В.Дивавин, “ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры В.В.Дьячков, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең хезмәт мөнәсәбәтләре департаменты директоры С.Ю.Зимин һәм университет ректораты бар иде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары В.Г.Соловьев һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Х.Гыйльметдинов катнашты. Монда республика сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр хәзерләүнең актуаль мәсьәләләре каралды.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Химаячеләр советы утырышын ачып, Борис Павлов бөтендөнья икътисадын глобальләштерү һәм Рәсәйнең алдагы көндә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында, Рәсәйдә һәм дөньяда икътисади позицияләрне саклау һәм ныгыту өчен, Татарстан Республикасының инновацион үсеше аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Предприятиеләрне, бигрәк тә аэрокосмик комплекс предприятиеләрен үз эченә алган фәнни яңалыкларны эшкә җигеп эшләүне таләп итә торган сәнәгатьне тиешле кадрлар белән тәэмин итүдән башка, инновацион үсеш була алмый. Республикада инновацион үсеш өчен яхшы алшартлар тудырылган һәм аларны, безнең предприятиеләр дөнья аренасында бертигез дәрәҗәдә көндәшлек итә алырлык итеп, осталык белән тормышка ашырырга кирәк. Утырышның максаты – заманча дөньяви таләпләргә җавап бирә торган белгечләр хәзерләүнең сыйфатын арттыру буенча бердәм гамәлләрне билгеләү.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышов “Мәгариф” максатчан программасы кысаларында университетта тормышка ашырыла торган “Машина төзү производстволарының конкурентлыкка сәләтле булуын тәэмин итүнең төп факторы буларак, мәгълүмати технологияләр булдыру һәм алардан файдалану өлкәсендә дөньякүләм дәрәҗәдәге белгечләр хәзерләү системасы” дигән яңача белем бирү проектының максат һәм бурычлары турында сөйләде. Ул предприятие җитәкчеләренә әлеге проект кысаларында предприятиеләрнең җитештерүче кадрларга булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерерлек белгечләр хәзерләүнең белем бирү программаларын төзү эшенә кушылу тәкъдиме белән чыкты.
Киңәшмәдә катнашучыларның чыгышларында шулай ук түбәндәгеләр билгеләп үтелде: предприятиедә техник белгечләр җитмәгән чорда, гуманитар профильдәге белгечләрне кирәгеннән артык чыгару; югары уку йортларын тәмамлаучыларның үз белгечлекләре буенча эшләргә теләмәүләре һәм дәүләт акчасы хисабына укыганнарны үз белгечлекләре буенча сәнәгать предприятиеләренә эшкә җибәрү турындагы тиешле законның булмавы; бигрәк тә аз кешеле заманча җитештерүдә югары белемле белгечләр таләп ителү; урта мәктәпне тәмамлаучылар санының республика югары уку йортлары хәзерли алырлык белгечләр саныннан түбән булган шартларда алда торган демографик кимү аркасында, абитуриентларны җәлеп итү өчен, югары уку йортлары арасында конкуренциянең кискенләшүе; предприятиеләрнең җитәкче звеносында яшь һәм урта яшьтәге белгечләрнең җитмәве; гамәлдәге белем бирү программаларының белгечләр хәзерләүнең заманча таләпләренә тулысынча туры килмәве.
Киңәшмә ахырында предприятие җитәкчеләре А.Н.Туполев исемендәге КДТУ белән берлектә уртак инновация проектлары хәзерләү, шулай ук производство практикаларын оештыру; профессорлар һәм укытучылар составының квалификациясен күтәрү өчен, предприятиеләрнең мөмкинлекләреннән киңрәк файдалануны планлаштырдылар.