Бүген Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының генераль директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Сергей Павлович Титов белән хушлаштылар.
“Энергетик” Мәдәният йортына зирәк акыллы, намуслы җитәкче белән саубуллашырга меңләгән чаллылы килде.
Илдар Халиков ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәхсән үз исеменнән Сергей Павловичның хатыны Тамара Семеновнага, шулай ук балаларына һәм оныкларына, Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты коллективына һәм чаллыларга кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Сергей Павлович Титовны шәһәрнең Үзәк зиратына җирләделәр.