Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды

10.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Тарихи собор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 4 ноябре Указы нигезендә яңадан булдырыла. Проект “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Төзелеш эшләре узган елның җәендә башланган иде, бүгенге көнгә гыйбадәтханә бинасын яңадан торгызу тәмамланып килә.

Узган киңәшмәдә планлаштырылганча, эшләрнең төгәл графигы буенча, 10 октябрьгә тулысынча җылылык белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен урнаштыру тулысынча төгәлләнгән һәм Мәгарә гыйбадәтханәсенә җылы бирелгән.

Минтимер Шәймиев Мәгарә гыйбадәтханәсенә төште, анда аңа җылыту системасының эшләвен һәм җылы идәннәрне күрсәттеләр.

“Бүгенге көнгә без максатыбызга ирештек – даими җылылык чыганагы бар. Алга таба да эшләр шулай ук күтәренке күңел белән алып барылырга тиеш. Иң мөһиме, безнең кышка эш мәйданчыгын булдыру мөмкинлеге бар”, - дип билгеләде ул.

Күчмә киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “ТР төп инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан Епархиясе идарәсе баш инженеры Михаил Федотов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте