Татарстанда “Урман атналыгы -2017” акциясе кысаларында 800 мең агач утыртылган. Табигатьне саклау акциясендә республиканың 20 меңләп кешесе катнашкан. Әлеге саннарны бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Урман хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Әмир Бәдертдинов җиткерде.
“Республикада узган атнада “Урман атналыгы -2017” акциясе старт алды. Акциядә республиканың 20 меңләп кешесе катнашты, форсаттан файдаланып, барысына да рәхмәтемне җиткерәм. Барлык муниципаль районнарда агач утыртылган истәлекле урыннар барлыкка килде. Суд хезмәткәрләренең, мәсәлән, “Гаделлек аллеясы” булдырылды. Бүгенге көндә акция кысаларында республикада 320 гектар мәйданда 800 мең төп агач утыртылды”, - дип билгеләп үтте ул.
Спикер шулай ук Татарстанда Экология елы һәм “Яшә, урман!” бөтенроссия акциясе уңаеннан урманчылар тарафыннан “Урман утырту көне” оештырылуын, Татарстанда 424 гектарда 3,5 млн утырту материалы кулланылуын җиткерде. Атналык 16 октябрьгә кадәр дәвам итә. 13 октябрь, җомга көнне, тагын бер чара - Казанда 3 гектарда яшь үсентеләр утыртыла. Шулай ук Казансу буенда рус-немец Швейцариясе мәйданында студентлар һәм укучылар белән чистарту эшләре башкарылачак.