Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Вьетнамның генераль консулын кабул итте
17.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикага танышу визиты белән килгән Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.
Очрашуда шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе – Тышкы бәйләнешләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга килергә мөмкинлек тапканы өчен дипломатка рәхмәт белдерде. “Чит илләр белән хезмәттәшлек итү республика хакимияте һәм башкала администрациясен бик кызыксындыра. Минемчә, безнең Вьетнам белән хезмәттәшлегебез аеруча өметле”, - дип ассызыклады Премьер. Ул шулай ук бу илгә 2004 елда баруын һәм сәфәр нәтиҗәсеннән канәгать калуын билгеләп үтте.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, Вьетнам Татарстан өчен машина төзү, нефть химиясе продукциясен сату базары, шулай ук нефть чыгару өлкәсендә хезмәт күрсәтү генә түгел, ә күчмә туристлыкның бер юнәлеше буларак та кызыклы. Бу уңайдан әлеге дәүләт генераль консуллыгының Идел-Урал регионына килүе шактый уңай күренеш булып тора”, - дип, үз фикерен белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
"Татар-Информ"