Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Андрей Цыбулин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР буенча баш федераль инспекторы Марсел Галимәрданов, ТР Матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов катнашты.
Очрашуда гражданнар Россия Президентына еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр буенча фикерләштеләр.