Казанга Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде

10.10.2017

Казанга бүген Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде.

“Казан” халыкара аэропортында Голумҗон Ибраһимовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары килеп җитү белән Казан Кремленә юнәлде, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә булырга тиеш. Аннары Үзбәкстан Республикасы делегациясе әгъзаларының Татарстанның министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашуы көтелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.