Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс» компаниясе генераль директоры Александр Шульгин Татарстан белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

09.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс» компаниясе генераль директоры Александр Шульгин белән очрашуда Татарстан белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры  Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен  берничә эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Юнәлешләрнең берсе – мәгариф. 

2016 елда «Яндекс» компаниясе «Яндекс.Лицей» белем бирү проектын эшләгән. Республикада яшь программистлар әзерләү буенча ИТ-лицей, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, 2 нче лицей-интернат, Чаллыда «Кванториум» технопаркы базаларында биш мәйданчык булдырылачак.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында спорт өлкәсендә хезмәттәшлек күзаллана – «Яндекс» карталарына Казанда һәм республикада урнашкан спорт инфраструктурасы объектлары, шулай ук туризм индустриясе өчен кызыклы кунакханәләр, рестораннар кертелергә мөмкин.

Транспорт өлкәсендә «Яндекс. Такси» программасын куллану, шул исәптән чиновниклар өчен дә куллану өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, транспорт өлкәсендә тагын бер хезмәттәшлек юнәлеше – ремонтка дип ябылган автоюллар буенча мәгълүмат һәм сервис булдыру, бу исә транспорт логистикасын яхшыртырга, «юл бөкеләреннән» котылырга ярдәм итәчәк.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.