Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Лемминкяйнен” (Финляндия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде
17.01.2008
2008 елның 17 нче декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Лемминкяйнен” (Финляндия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры И.И.Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы А.Д.Ясько, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы И.Р.Метшин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе И.И.Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.
“Лемминкяйнен” концерны Татарстан җитәкчелегенә юл төзелеше, спорт корылмалары торгызу, түбә ябу материаллары җитештерү өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча үзенең мөмкинлекләрен тәкъдир итте. БДБ илләре, аерым алганда Украина (Одесса өлкәсе, Киев шәһәре) белән хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланганлыгы билгеләп үтелде. 2007 елда концернның әйләнеше 1,7 млрд. евро тәшкил итте.
“Лемминкяйнен” концерны кысаларында заказ бирүченең төрле ихтыяҗларына җавап бирә торган конкурентлыкка сәләтле продукт һәм конструкцияләр әзерләү максатыннан, функциональ карарлар, технологияләр кабул итү һәм тирә-юньне саклауга юнәлдерелгән эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге дә тормышка ашырыла. Шул уңайдан концерн вәкилләре төзелеш өлкәсендә генә түгел, ә белгечләр хәзерләү һәм яңадан хәзерләү буенча фәнни-белем бирү үзәкләре төзү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән чыктылар.
Сөйләшү нәтиҗәләреннән чыгып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановның кушуы нигезендә, Очрашу беркетмәсе язылачак, шулай ук һәрьяклы хезмәттәшлекнең тәкъдим ителгән бөтен юнәлешләре буенча “Лемминкяйнен” концерны белән республиканың мөнәсәбәтләрен үстерүгә кагылышлы эшче төркем төзеләчәк.