Казанда ТР җитәкчелеге һәлак булган “Локомотив” хоккейчыларын искә алды

13.09.2011

Бүген Континенталь хоккей лигасының яңа чемпионатында “Ак Барс”ның старт матчы алдыннан республика җитәкчелеге авиакатастрофада һәлак булган Ярославльнең “Локомотив” хоккейчыларын һәм тренерлар штабын искә алды.

"Татнефть-арена" янында 7 сентябрьдә Ярославльдә авиакатастрофада һәлак булган “Локомотив” хоккейчылары һәм тренерлар штабы әгъзаларының фотолары эленгән мемориаль такта куелды. Мемориалга чәчәкләр, шәмнәр, хоккей символикасын алып киләләр.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, "Ак Барс" вице-президенты Равил Шәвәлиев мемориаль стенага чәчәкләр куйды.

Бу минутларда "Татнефть-арена" Континенталь хоккей лигасы чемпионатының яңа сезонында “Ак Барс”ның беренче матчы башлана. Әлеге матч яңа тренер Владимир Крикунов җитәкчелегендә уза. “Барслылар” сезонның старт матчында Рига “Динамо”сын кабул итә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы