“Алабуга” махсус икътисади зонасының ике яңа резиденты теркәлде
16.01.2008
2008 елның 16 нчы гыйнварында махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкта (Россия махсус икътисади зоналары) сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зоналар буенча Консультация советының утырышы булды. Әлеге чара Россия Федерациясенең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина җитәкчелегендә узды. Утырышта шулай ук Россия махсус икътисади зоналары җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Россия махсус икътисади зоналарының Җирле идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, Россия Фәннәр академиясе президиумы әгъзалары, Россиянең башка төбәкләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зоналар буенча Консультация советы тикшерүенә “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча 2 бизнес-план бирелде:
1. “Пыяла сүсе (стекловолокно) һәм шул нигездәге продукцияне җитештерү“ (П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖе тарафыннан тәкъдим” ителә);
2. “Локаль һәм кече канализация системаларында җиһазлау элементларын җитештерүне оештыру (“Септал” ҖЧҖе тарафыннан тәкъдим ителә).
Консультация советы утырышы нәтиҗәләре буенча, ике компания дә “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын алды.
Шуны да искә төшереп узыйк: моңа кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын 5 компания алган иде: “Северстальавто-Алабуга” ҖЧҖе, “Полиматиз” ЯАҖ, “Роквул-Волга (Идел)” ҖЧҖе, “Северстальавто-ИСУЗУ” ЯАҖ һәм “Инженерлык җиһазлары заводы” ЯАҖ. Шулай итеп, хәзерге вакытка “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентларының гомуми саны җидегә җитте.
Белешмә өчен:
- “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖе Preiss Daimler алман компаниясе һәм Татарстандагы “Татнефть” ААҖ нең хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Бу проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасына Рәсәйдә пыяла сүсе җитештерү белән бәйле бушлыкны тулыландыруның шактый өлешен үз кулына алу мөмкинлеге бирәчәк. Пыяла сүсеннән ясалган материаллар янмаучанлык, коррозия һәм биойогынтыга түземлелек, гаять югары чыдамлылык һәм чагыштырмача аз тыгызлылык кебек кыйммәтле үзлекләргә ия. Моннан тыш, аларның оптик; электр, җылылык һәм тавышны изоляцияләү кебек искиткеч үзлекләре дә бар. Алар төзелештә һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә (автомобиль сәнәгате, суднолар һәм самолетлар ясау, халык куллана торган товарларны җитештерү) торган саен күбрәк кулланыла бара.
Пыяла сүсе һәм аның нигезендәге продукцияне җитештерү күләме бер елга 19 мең тонна чамасы тәшкил итәчәк. Җитештерү объекты тулы көченә эшли башлаган вакытка 297 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 71,5 млн. евро тәшкил итәчәк.
- “Септал” ҖЧҖенең инвестиция проектын тормышка ашыру локаль һәм кече канализация системаларында куллану өчен таләп ителгән заманча җиһазны шактый дәрәҗәдә канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проект “Арзан һәм уңайлы торак” Өстенлекле милли проектын үтәүгә, шулай ук азкатлы торак төзүнең республика программасына бәйле рәвештә бик актуальләште.
“Септал” ҖЧҖе чыгара торган заманча җиһаз – ул автономияле эшчәнлек һәм азкатлы йортларда уңайлы яшәүне тәэмин итүне күздә тоткан техник мәсьәләләрнең нигезле һәм табышлы чишелеше.
Җитештерү күләме бер елга 7 мең берәмлек булыр дип көтелә. Бу инвестиция проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 200 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 28 млн. евро тәшкил итәчәк.