Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Газинур Хәйруллинны кабул итте һәм 50 яшьлек юбилее белән котлады. Республика башлыгы юбилярны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.
Г.Хәйруллин 1996 елда Кандагарда әсирлектән качкан Ил-76 самолеты экипажы әгъзаларының берсе. Икенче пилот Г.Хәйруллин бу батырлыктан соң Россия Герое исеменә лаек булды.
Хәзерге вакытта Газинур Хәйруллин "Волга-Днепр" авикомпаниясе экипажында командир һәм элеккечә Россиядә , чит илдә Ил-76 самолетында оча.
“Сезнең кебек кешеләр безнең яшьләр өчен үрнәк булып тора. Сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Газинур Хәйруллинга.
Юбиляр мондый бүләк алу зур горрулык булуын белдерде. Газинур Хәйруллин республика җитәкчелеге ышанычын акларга вәгъдә итте.
Ул шулай ук ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев адресына да рәхмәт белдерде. Ул 15 ел элек экипажны пленнан коткару өчен күп көч куйды, диде юбиляр. Газинур Хәйруллин Әфганистанга талиблар белән сөйләшүләргә шәхсән үзе 26 тапкыр очкан ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акуловка да аерым рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Газинур Хәйруллинны һәм республиканың башка Россия геройларын бәйрәмнәргә, яшьләр белән очрашуларга чакыруны йөкләде.