Минтимер Шәймиев Нәкыя Гыйләҗева белән очрашты

03.10.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән очрашты.

Очрашуның сәбәбе Татар китап нәшриятында “Йәгез, бер дога!” романын Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә (“Давайте помолимся!”) нәшер итү булды. Романны рус теленә тәрҗемә итү Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган. Ул китаптагы кереш өлешнең авторы да.

Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевнең иҗатына даими игътибар бирелү һәм ярдәм иткән  өчен Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул аңа “Йәгез, бер дога!” китабының беренче нөсхәсен, шулай ук Татарстан Хөкүмәте гранты буенча нәшер ителгән Аяз Гыйләҗевнең сайланма әсәрләренең соңгы, алтынчы томын бүләк итте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Казан мэры Илсур Метшин Татарстан язучылар берлегенең ел саен Гыйләҗев-фест чарасын уздыру турындагы тәкъдимен хуплаган.

Нәкыя ханым Минтимер Шәймиевне “Давайте помолимся!”  китабын тәкъдим итү чарасына чакырды. Ул 20 октябрьдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының конференц-залында узачак.

Минтимер Шәймиев Нәкыя ханымны күптән көтелгән шатлыклы вакыйга белән котлады һәм “Давайте помолимся!” китабының Аяз Гыйләҗев иҗатында аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул билгеләгәнчә, Нәкыя ханым үзе дә зур рәхмәткә лаеклы. "Аның иренең истәлегенә тугры һәм әдәби мирасы өчен җаваплы булуына сокланырга гына мөмкин!  Бүгенге көнгә кадәр ул Аяз Гыйләҗев әсәрләре илебез һәм дөнья әдәбияты мирасына кертелсен өчен тырыша. “Йәгез, бер дога!” китабының рус телендә Нәкыя ханым һәм аларның уллары теләге, үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән нәшер ителгәнен беләм. Бу китапны чыгаруда катнашучыларның барысына да рәхмәт, бу безнең укучыларыбызга матур бүләк", - диде ул.

2015 елда рус теленә тәрҗемә итү эше башлана. Бу вакыт эчендә тагын бер вакыйга була. КФУ доценты, Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнүче Миләүшә Хабетдинова роман персонажының прототибы, Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГ лагерьлары буенча дусты – венгер язучысы һәм тәрҗемәчесе Арпад Галгоцины эзләп таба. Арпад Галгоци 2016 елда дустының әсәрен венгер теленә тәрҗемә итә. Быел февраль аенда Будапештта  “Йәгез, бер дога!” романының венгер телендәгесен (Ajaz Giljazov. Imadkozzunk!) тәкъдим итү була. Ул Венгрия татарлары җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте