Татарстан Республикасында Гаилә елы “җәмгыятьнең ячейкасы”н ныгыту вакыты булачак
15.01.2008
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елын Татарстанда үткәрү турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы брифингта сөйләштеләр.
Журналистлар белән очрашуда социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты янындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм Фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыкларның башлыклары катнашты.
Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, Татарстанда Гаилә елы узган ел республика башлыгы тарафыннан игълан ителгән Хәйрия елыннан да начаррак булмаска тиеш дигән ышаныч бар. Татарстанның хәйрия ярдәме күрсәтү өлкәсендәге тәҗрибәсен инде күрше республикалар, аерым алганда, Чувашия һәм Башкортстан үзләрендә кулланалар.
Дәүләт киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстанда Гаилә елына әзерлек һәм аны үткәрү функцияләре Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советына тапшырылган. Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстан Республикасында Гаилә елын үткәрү чараларының республика планын эшләү йөкләнгән. Әлеге план инде эшләнгән һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында раслануда ята. Т.Ларионова сүзләренә караганда, 7-10 көннән Татарстан Республикасында Гаилә елы кысаларындагы чараларны финанслауның күләме – “түләнәчәк хак мәсьәләсе” ачыкланачак. Шуннан соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты планны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев раславына җибәрәчәк.
Т.Ларионова ышандыруынча, гаиләләргә федераль үзәк тарафыннан да, җирле хакимияттән дә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. “Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була”, - диде ул. “Узган Хәйрия елы традицияләрен Гаилә елында да дәвам итү планлаштырыла. Татарстан Республикасында Гаилә елын үткәрү чаралары хәйрия акчаларын кертеп, 2007 елда уңышлы кулланылган хәйрия технологияләрен файдаланып оештырылачак”, - дип билгеләп үтте дәүләт киңәшчесе. Аерым алганда, аз керемле гаиләләргә; инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә; хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләрен үткәрү, сәләтле яшьләргә, яшьләр һәм яшүсмерләрнең социаль проектларына ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
"Татар-Информ"