ТР Президенты Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре белән очрашты

09.09.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саранскида Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы бинасында узды.
Бүгенге көндә күрше республикада милләттәшләребезнең ике иҗтимагый оешмасы –“Якташлар” төбәк милли –мәдәни мохтәрияте һәм Мордовия татарлары Аксакаллар шурасы эшләп килә. Аларның икесе дә Бөтендөнья татар конгрессы беләне тыгыз хезмәттәшлек итә.
Бүгенге очрашуны ачып җибәргән Аксакаллар шурасы рәисе, Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Рафаиль Аширов биредәге татарларның әлеге ике иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге хакында кыскача мәгълүмат бирде, проблемалар һәм перспективалар хакында сөйләде.
Хәзерге вакытта Мордовиядә гомер кичерүче татарлар саны 46 меңнән артык.Милләттәшләребез күпләп яшәгән Ләмберә районы үзәгендә 1991 елдан бирле Татар мәдәнияте үзәге эшли. Ләмберә Мәдәният йортындагы “Умырзая” халык җыр һәм бию ансамбле, “Чулпан” һәм “Дуслык” ансамбльләре инде 40 елдан артык үзенең чыгышлары белән шатландыра. Моннан тыш, Свәрби авылында “Зөләйха” фольклор ансамбле, Кырви авылында “Чишмә” балалар ансамбле эшли. “Сабантуй” бәйрәме Мордовия башлыгы указы нигезендә ел саен рәсми республика бәйрәме буларак уздырыла.
ТР Президенты үз чыгышында Татарстандагы социаль-икътисади вәзгыятькә тукталып, 2013 елда Казанда узачак Универсиада, башка халыкара ярышлар хакында сөйләде. Татарстан башлыгы ассызыклаганча, бүген татарлар алдындагы мөһим бурычларның берсе - милли үзенчәлекне, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен барысын да эшләү. Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә туган телләрен өйрәнү өчен зур эшләр башкарылуын, заманча технологияләр гамәлгә кертелүен, татар телен укытуның яңа методикалары эшләнүен, күп сандагы дәреслекләр һәм әдәбият нәшер ителүен җиткерде.
ТР Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Мордовияне күп яклы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, барлык дәрәҗәдәге элемтәләрне алга таба үстерү мөһимлеген ике якта да аңлау бар. Рөстәм Миңнеханов Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә бүләк итеп татар телендә караоке тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте