Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашты

03.10.2017

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия белән Сингапур арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту әһәмиятен ассызыкладылар: "Күп өлкәләрдә багланышларны киңәйтү, аеруча сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә, модернизация һәм инновация, энергетика һәм махсус икътисадый зоналар идарәсендә, идарәче кадрлар әзерләүдә ике илнең дә игътибар үзәгендә. Болар барысы да Сезнең Россия Президенты Владимир Владимирович Путин белән былтыр Сочида узган Россия – АСЕАН саммитындагы очрашуда ачык чагылды. Татарстан ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында Сингапур белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. без әлеге эштә региональ дәрәҗәдә актив рәвештә катнашырга әзер”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Ли Сянь Лунны республиканың заманча социаль-икътисадый вәзгыяте белән таныштырды һәм Татарстанның Россия төбәкләрендә әйдәп баручы төбәге икәне турында хәбәр итте. 

Очрашу ахырында Татарстан Президенты Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лунны республика белән танышу өчен Россиягә киләчәк визитлары кысаларында Казанга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте