Рөстәм Миңнеханов Сингапурның торак проектлары белән танышты

03.10.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына эш сәфәре кысаларында Торак төзелеше һәм төзекләндерү советында булды, анда аңа бу илдә җир кишәрлеге бүлеп бирүдән, торак төзелеше һәм реновациясеннән алып халыкның төрле төркемнәре арасында торак бүлү этабына кадәр гамәлгә ашырыла торган социаль торак проектларын тәкъдир иттеләр. 

Торак төзелеше һәм төзекләндерү советы Илкүләм үсеш министрлыгында илнең торак төзелеше өчен җаваплы дәүләт идарәсе булып тора. Совет 1960 елда Сингапурдагы торак төзелеше вакытында төзелгән. Бүген Сингапур халкының 80%ы Совет тарафыннан бирелә торган дәүләт торагында яши.    

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге һәм кызыклы проектлар тәкъдир иткән өчен рәхмәт белдерде: «Татарстан Сингапур Республикасы белән төрле тармакларда багланышларны киңәйтүгә зур игътибар бирә. Без сезнең илегез тәҗрибәсен бик кызыксынып өйрәнәбез һәм сезнең иң яхшы практикаларны үзебездә кулланырга тырышабыз. Бигрәк тә безнең өчен инновацияләр һәм мәгълүмат коммуникация технологияләре; шәһәрне планлаштыру, архитектура дизайны һәм шәһәрне төзекләндерү; эшлекле һәм торак инфраструктурасы; «акыллы» шәһәр өчен алга киткән шәһәр җәмәгать транспорты өлкәләрендә хезмәттәшлек юнәлешләре безнең өчен аеруча мөһим», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте