Илдар Халиков Лениногорски районына һәм Чаллыга сәфәр кыла

09.09.2011

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Лениногорски муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә.
Сәфәрнең максаты - Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу.
Лениногорскида киңәшмә администрация бинасында узды.
Чаллыда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрынның беренче урынбасары Фәрит Ханифов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева һәм башкаларның доклад белән чыгыш ясавы көтелә,

ТР Президенты матбугат хезмәте