Татарстан Төркмәнстан белән 2 килешү төзеде
14.01.2008
Татарстан Республикасы хөкүмәт делегациясе әгъзаларының Төркмәнстан министрлары белән очрашуы 2 сәгать чамасы барды. Ул бүген бу Урта Азия иле башлыгы аппараты бинасында булды.
Очрашуны алып баручылар буларак, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары – чит ил эшләре министры Рәшид Мередов чыгыш ясадылар.
Очрашуны ачып, Рәшид Мередов, икеяклы хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе һәм Төркмәнстан хөкүмәтара комиссияләренең рәистәше буларак, гомумән алганда, Россия һәм аның төбәкләре белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу үз иленең тышкы сәясәте өстенлекләреннән берсе булуын ассызыклап үтте. “Бүген Санкт-Петербург, Свердлау һәм Әстерхан өлкәләре белән турыдан-туры бәйләнешләр булдырылды, - диде ул. – Һәм мин аларның Татарстан белән дә югарыгы ноктага үрмәли баруын аеруча шатланып әйтәм”. Дипломат шулай ук “ике халык өчен дә мөһим булган вакыйга”га – “Рухнамә” язмасының татарча тәрҗемәсен бүген рәсми рәвештә дөньяга чыгаруга рәхмәтен белдерде.
Төркмәнстанның чит ил эшләре министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2007 елда Россия Федерациясе белән товар әйләнеше 1 млрд. долларга арткан һәм 4815 млн. доллар тәшкил иткән. “Иң зур өлеш Россия белән ел саен сезнең илне 50 шәр кубометр зәңгәр ягулык белән тәэмин итүне күзаллый торган өчьеллык газ контракты төзүгә туры килә”, - дип хәбәр итте Р.Мередов.
Әңгәмә барышында Төркмәнстанның вице-премьеры үз иленең, Татарстан кебек үк, углеводородлар табу күләмен арттыруны максат итеп куймыйча, нефтехимия үсешенә җитди игътибар бирүен билгеләп үтте. Әйтик, 2030 елга кадәр озак сроклы дәүләт стратегиясе кысаларында Төркмәнбашы шәһәрендә нефть эшкәртү заводлары комплексын реконструкцияләү дәвам итә, полипропилен заводы барлыкка килгән, майлау материаллары, сыекландырылган газ, югары октанлы бензин сортлары һәм дизель ягулыгын чыгару үзләштерелгән. Бу мәйданчыкта инвестицияләрнең гомуми күләме 1,6 млрд. доллардан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының икътисади потенциалын штрихлар белән, кыскача тасвирлап бирде. Татарстанның кыскача презентациясендә тулай төбәк продуктының күләме һәм төп капиталга инвестицияләр; нефтьчеләр, нефтехимиклар, машина төзелеше һәм авиатөзелеш предприятиеләре эшчәнлеге; “Алабуга” махсус икътисади зонасының мөмкинлекләре һәм инновацион-җитештерү технопарклары челтәре турында мәгълүмат бар иде. “Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикабызның тышкы сәүдә әйләнеше 15 млрд. доллар тәшкил итте”, - дип хәбәр итте Премьер. - Әлбәттә, аның структурасында нефть һәм нефтехимия продукциясе өстенлек итә, ләкин ел саен машина төзелешенең өлеше сизелерлек дәрәҗәдә үсеп бара”. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ике республиканың тышкы сәүдә әйләнешен характерлый торган сан күрсәткечләренә “нульләр өстәргә” тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, чөнки күп кенә өлкәләрдә үзләштерелмәгән нәрсәләр җитәрлек әле. Мисалга ул “Нәфис-Косметикс” ААҖ производствосының югыч әйберләр белән Урта Азия төбәген тәэмин итү, Төркмәнстан җиңел сәнәгатенең продукциясен сатып алу һ.б. китерде.
“Татарстанда цементка кытлык зур– безгә бер елга 2 млн. тоннадан артык әлеге төзелеш материалы кирәк, - дип, Төркмәнстан өчен тагын бер өстенлекле юнәлешне ачып салды Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Сездә башлангыч чимал җитәрлек күләмдә булганлыктан, без цемент заводын төзүгә капитал кертүдә катнаша һәм аның продукциясен су транспорты белән Татарстанга китерә алыр идек”.
Презентацияне Сергей Когогин (“КАМАЗ” ААҖ), Шәфәгать Тәхаветдинов (“Татнефть” ААҖ), Радик Хәсәнов (“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе федераль дәүләт унитар предприятиесе), Дамир Кәримуллин (“Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ), Вадим Лигай (“Казан вертолет заводы” ААҖ), шулай ук Иван Егоров (“Ак Барс-Холдинг” ААҖ, ул А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводын тәкъдим итте) кебек генераль директорларның чыгышлары дәвам итте. Килешүче яклар барлык предприятиеләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак фикергә килә алдылар, өстәвенә, икътисади планда гына да түгел. Әйтик, Р.Мередов “КАМАЗ” ААҖ нә - “КАМАЗ-Мастер” үрнәгендә төркмән спортчы-автоузышчылары командасын әзерләүне үз өстенә алырга, ә “Татнефть” ААҖ нә үз иленең яшь гражданнарын хоккейны профессиональ дәрәҗәдә уйнарга һәм фигуралы шууга өйрәтүдә булышлык күрсәтергә тәкъдим итте. (Күптән түгел Ашхабадта илдәге бердәнбер боз сарае кулланылышка керде). Ике компаниянең дә топ-менеджерлары бу тәкъдимнәрне төрле яктан уйлап карарга вәгъдә бирделәр.
Очрашу барышында шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм аның төркмән коллегасы Майса Язмөхәммәдова чыгыш ясады.
З.Вәлиева сүзләренә караганда, элек-электән нәкъ менә сәүдә бәйләнешләре Идел Болгарстаны һәм хәзерге Төркмәнстан территориясендә яшәгән халыкларны үзара якынайту өчен нигез булып торган. Ул археология, тарих һәм этнография өлкәсендә хезмәттәшлекнең инде җайга салынуын, кайбер мәдәни бәйләнешләрнең булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында Татарстан Республикасы башкаласында төркмән ягы катнашында төрки халыкларның халыкара театр фестивале булып узды, Казанда төркмән келәмнәренең зур булмаган күргәзмәсе эшләде. “Мәдәни бәйләнешне үстерүгә төркмәннәрнең Татарстандагы милли автономиясе зур өлеш кертә”, - дип өстәде З.Вәлиева. Ул мондый бәйләнешләрнең очраклы гына булмыйча, даими төс алуын, һәр республикадагы иң яхшы иҗади коллективларның ике яклы гастрольләре һәрдаим үткәрелүен теләде.
Озакка сузылган әңгәмәне йомгаклап, Төркмәнстан Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы болай дип ассызыклады: “Без бер-беребезгә торган саен ныграк якынаябыз – менә шул иң мөһиме”.
Очрашу ахырында килешүче яклар документларга кул куярга керештеләр. Атап әйткәндә, Рөстәм Миңнеханов һәм Рәшид Мередов Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстан хөкүмәтләре арасында автомобиль техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятләү турындагы беркетмәгә кул куйдылар. Документ агымдагы елда бу регионга 2549 берәмлек “КАМАЗ” йөк автомобилен төяп озатуны күздә тота. 2007 ел белән чагыштырганда, бу 6 тапкыр күбрәк. Төркмәнстан чит ил эшләре министры хәбәр итүенчә, узган җомгада ук инде Төркмәнстан Министрлар Кабинеты әгъзаларының эшлекле очрашуында 1214 Чаллы авыр йөк автомобиле кирәклеге турында сүз барган була, ләкин җентекләп өйрәнгәннән соң, реаль ихтыяҗларны бәяләү күләме 2 тапкыр арта. Сергей Когогин тәэмин итүнең мондый колач алуы логистиканы җентекләп көйләүне таләп итәчәген билгеләп үтте, чөнки Чаллы йөк автомобильләре Төркмәнстанга катлаулы маршрут белән китерелә: Әстерханга хәтле үзләре йөреп килә, ә аннан билгеләнгән илгә - Каспий диңгезе буенча паромда киленә.
“КАМАЗ” лар сатуны киңәйтүдән тыш, документ 2008 елның 25 июненә кадәр Татарстан компаниясенең сервис үзәген ачу, аның җирлегендә уку комплексын булдыру, төркмән белгечләрен Инженерлык-икътисад академиясе (элекке Кама политехника институты) базасында киләчәктә яңа үзәктә эшкә урнаштыру шарты белән укытуны күздә тота. Беркетмәдә шулай ук “КАМАЗ” шассиенда автобус техникасы сату өчен мөмкинлекләрне өйрәнү һәм Төркмәнстанда компаниянеке булып исәпләнә торган “McKormick” заводында (Англия) чыгарыла торган тракторларга эксплуатация сынаулары үткәрү теркәлгән.
Югары дәрәҗәдә имзаланган икенче документ – “Татнефть” ААҖ һәм “Төркмәннефть” дәүләт концерны арасында һәрьяклы хезмәттәшлек турындагы беркетмә. Аңа Шәфәгать Тәхаветдинов һәм аның төркмән коллегасы Гарягды Ташлиев кул куйды.
"Татар-Информ"