Төркмәнстан Президенты Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашты
14.01.2008
Бүген Төркмәнстан Президенты Сараенда дәүләт җитәкчесе Гурбангулы Бердымухамедовның Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы булып узды.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Блатов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, “КАМАЗ” башлыгы Сергей Когогин, халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты. Хуҗалар ягыннан төркмән Хөкүмәтенең икътисад һәм социаль өлкәдәге барлык тармаклар белән җитәкчелек итүче вице-премьерлары бар иде.
Очрашу башында ук Гурбангулы Бердымухамедов Татарстан Республикасы Премьер-министрына Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә адресланган сәламләү хатын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан башлыгына татарча “Рухнамә”нең беренче нөсхәсен бүләк итте.
Әңгәмә барышында ике республиканың хәзерге һәм киләчәктәге хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу булды. Аерым алганда, “КАМАЗ” ААҖ белән үзара мөнәсәбәтләрнең күзгә күренеп активлашуы билгеләп үтелде. “Без транспорт өлкәсендә ышанычлы партнер булуын теләр идек”, - диде Төркмәнстан Президенты. Ул агымдагы елда Чаллы автогигантының бу төбәккә китереп куярга исәп тоткан 2,5 мең йөк машинасы үз иле өчен тәэсирле сан булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ирешелгән килешүләрне, шул исәптән быелгы елның июнь аенда Ашхабадта автомобиль компаниясенең сервис үзәген сафка бастыру буенча эшләрне гамәлгә ашыру өчен, Татарстан һәм “КАМАЗ”ның бар көченә тырышачагын әйтте.
“Бу проекттан соң бер-бер артлы башкалары да юл ярып барырга тиеш”, - дип, үз карашын белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Ул биредә сүзнең сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре турында гына түгел, бәлки мәдәният, мәгариф, фән һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында да баруын аңлатып китте.
Гурбангулы Бердымухамедов Төркмәнстан һәм Татарстанның һәрьяклы хезмәттәшлеге турында генераль килешү төзү турында тәкъдим ясады. Татарстан делегациясе әгъзалары әлеге идеяне хуплап каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президентын аның Рәсәйгә чираттагы визитлары барышында Татарстанга да килергә чакырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, ике төбәк Идел буенча Каспий диңгезе аша үтә торган су юлы белән турыдан-туры бәйләнгән, шуңа күрә аралашу өчен бернинди тоткарлыклар да булырга тиеш түгел. Аның сүзләренә караганда, соңгы елда Төркмәнстан һәм Татарстанның икеяклы элемтәләре җитди ныгыды. “Сезнең яхшы мөнәсәбәтләрегездән башка, мөгаен, без алга китә алмас идек”, - диде дәүләт башлыгына Рөстәм Миңнеханов.
Очрашудан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан делегациясенең Ашхабадка һәрбер визиты вакытында Президентның аларга зур игътибар күрсәтүен билгеләп үтте. “Төркмәнстанда Рәсәй бизнесы өчен менә дигән шартлар тудырылган, һәм Татарстан биредә үз урынын табар”, - дип ышаныч белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
"Татар-Информ"