Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

29.09.2017

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы Пенза шәһәрендә узды.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.

Чарада ИФО составына керүче төбәкләр башлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе вәкилләре, федераль структураларның округ территориаль органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Утырышка РФ Финанс министры Антон Силуанов та чакырылган иде.

Утырыш башланыр алдыннан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Финанс министры Антон Силуанов һәм башкалар Пенза өлкәсе товар җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыктылар.

Утырыш барышында анда катнашучылар округ төбәкләрендә икътисад үсешен стимуллаштыру, салым потенциалын арттыру һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Утырышны ачып, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бюджетлар баланслыгын тәэмин итү һәм икътисадый үсеш өчен шартлар тудыру буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә уздырылучы эшнең актив булырга тиешлеген билгеләп үтте. 

Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының баланслыгын тәэмин итү буенча төп юнәлешләр турында Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады. 

Аннары Пенза өлкәсе Губернаторы, Советны әзерләү буенча эш төркеме җитәкчесе Иван Белозерцев Идел буе федераль округы төбәкләренең икътисадын үстерүне стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.  

Утырышта катнашучылар фикер алышу йомгаклары буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгына, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре башкарма хакимияте органнарына тәкъдимнәр кабул иттеләр.

Төгәлрәк - http://pfo.gov.ru/press/events/101769/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ИФОда РФ Президенты вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте материаллары файдаланылды