ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгылы телеграмма юллады

07.09.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруковка бүген булган авиаһәлакәт белән бәйле кайгылы телеграмма юллады.

"Һәлак булучылар арасында Россиянең иң яхшы хоккей командаларының берсе, "Локомотив" спортчыларының булуы аеруча аяныч. Бу Россия хоккее, аның җанатарлары өчен бик зур кайгы", - диелә республика башлыгы юллаган телеграммада.


ТР Президенты матбугат хезмәте