Рөстәм Миңнехановка 2012-2014 елларда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына керәчәк акча күләмен тәкъдим иттеләр

07.09.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган утырышында 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлы чорына ТР социаль-икътисади үсеш фаразлары бәян ителде. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкның урта вакытлы перспективага Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразларының төп параметрларын эшләүне тәмамлавын хәбәр итте. Быел фаразларны формалаштыру мәгълүматлар җыюның автоматлаштырылган системасына нигезләнеп башкарылган. Бу фаразлар 2012-2014 елларга бюджетның нигезенә алыначак.

Икътисад министры агымдагы елның узган 7 ае нәтиҗәләре буенча республикада макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика саклануын, ел азагына да аның дәвам итүе өчен барлык шартлар булуын белдерде. Алдагы елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары да шушы уңай динамикага нигезләнә. Шулай ук Россия икътисадының үсеш шартлары да исәпкә алынган. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, 2012 елда тулай төбәк продуктының үсеш темплары 5 процент, 2013 елда -5,5, 2014 елда – 6,5 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Сәнәгатьтә җитештерү индексы киләсе елда, агымдагы ел белән чагыштырганда 6.2 процентка югарырак булыр дип көтелә. 2013 елда исә үсеш 7,4 процентка, 2014 елда 7,8 процентка җитәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында тулай продукция күләме дә киләсе елда якынча 3 процентка артыр дип көтелә. Төп капиталга җәлеп ителүче инвестицияләр күләме үсеше 5,9 процент булып дип уйланыла. 2014 елга аның күләмен 1,2 тапкырга арттыру бурычы куела.

Фаразлар буенча, алдагы 3 елда Татарстанда сафка бастырыла торган гомуми торак мәйданы 7,4 млн. кв. метрга җитәргә тиеш. Шул ук вакытта 2014 елга республикада бер кешегә туры килүче торак мәйданын 24,8 кв. метрга җиткерү бурычы куелган. Ваклап сату әйләнеше күләме үсеше 5,8 процент дәрәҗәсендә күзалланыла.

Социаль-икътисади үсеш фаразлары буенча, 2012 елга Татарстанда уртача хезмәт хакы күләме 23,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Ягъни 16, 7 процентка артуы көтелә. “Хәзер республикда 11 төр икътисади эшчәнлек буенча хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечтән югары”, - дип ассызыклады министр. Аның белдерүенчә, хезмәт хакы арту хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, заманча эш урыннары булдыру белән үрелеп барырга тиеш.


ТР Президенты матбугат хезмәте