ТР Министрлар Кабинеты Президиумы 2017 елның беренче ярты елында “2015-2020 елларга ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен карады

29.09.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “2017 елның беренче ярты елында “2015-2020 елларга ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенең барышы турында”  ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.

ТР Министрлар Кабинеты Президиумы әгъзалары 2017 елның беренче ярты елында “2015-2020 елларга ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен карадылар һәм алга таба гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген көчәйтү буенча чаралар билгеләделәр.

Программаның максаты – коррупциянең сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү, коррупцияне алдан кисәтү һәм коррупциягә каршы шартлар булдыру, җәмгыятьтә коррупциягә каршы мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Төп докладны ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ясады. Ул, аерым алганда, быел расланган график нигезендә, ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре башкарма хакимиятнең алты органында һәм 9 муниципаль районда эшләрне өйрәнделәр, дип хәбәр итте.

Рөстәм Заһидуллин билгеләгәнчә, коррупциягә каршы эшләр бүлеге барлык ведомстволарның да сайтларында алып барылмый, коррупциягә каршы эшләрне оештыру формаль юл белән бара. Шул ук вакытта министр коррупциягә каршы эшләрне алып баруның уңай мисалларын да билгеләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.