Ашхабадта татарчага тәрҗемә ителгән “Рухнамә” китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә

14.01.2008

Бүген Төркмәнстанның башкаласы Ашхабадта татарчага тәрҗемә ителгән “Рухнамә” китабын тәкъдир итү кичәсе үткәреләчәк. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һ.б. рәсми кешеләр катнашачак.
“Тәкъдир итү кичәсе Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга ике көнлек визиты барышында Магтымгулы исемендәге музыка һәм драма театрында үткәреләчәк. Анда Татарстаннан килгән иҗат төркемнәре дә катнашачак”, - дип белдерә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Китапны татарчага тәрҗемә итүнең башлап йөрүчесе Төркмәнстанның беренче президенты Сапармурад Ниязов булган. “Рухнамә”не татарчага тәрҗемә итү турындагы мөрәҗәгать белән ул 2007 елның язында, “КАМАЗ” ААҖ нең Төркмәнстанга визиты вакытында чыккан була. Төркмәнстанның хәзерге президенты Гурбангулды Бердымухамедов бу проектка карата кызыксынуын белдергәч, эш яңадан яңартылды һәм 2007 елның октябрендә “Рухнамә”нең сынау өчен әзерләнгән татарча тиражы басылды.
“Рухнамә”не татарчага тәрҗемә итү эше белән белгечләр төркеме шөгыльләнде, аларның һәркайсы аерым бүлекләрне тәрҗемә итте. Бөтен эш ике атнага сузылды. Хәзерге көнгә китапның бүләккә дигән 20 варианты һәм Төркмәнстан президентына бүләк буларак бер зиннәтле басмасы басылды. 100 данәлек тираж әзерләнә.
“Рухнамә” китабын Төркмәнстанның беренче президенты Сапармурат Ниязов 2001 елда язган. Бу төркмән халкының мәҗбүри өйрәнелергә тиешле булган, үзенчәлекле Тәүрат дини китабы, формаль булмаган конституциясе. Китапның фәлсәфи нигезен суфичылык тәгълиматы тәшкил итә, ә аның төп темалары – Ватан, тәрбия, исламча яшәү рәвеше, хезмәт.
Бүгенге көндә “Рухнамә” китабының 30 телдәге (төркмәнчәсен дә кертеп) басмасы бар, шул исәптән япон, урда, гарәп, украин, литва, белорус, кытай, поляк, фарсы һәм хәтта зулус телендә. Моннан тыш басманың тавышлы яңгыраштагы варианты һәм сукырлар өчен аерым шрифттагы басмасы чыгарылды. 2005 елда “Рухнамә”нең гомуми тиражы миллион данәдән артып китте.
"Татар-Информ"