Рөстәм Миңнеханов Урта Азиянең иң зур мәчетендә булды
14.01.2008
Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Төркмәнстанга эш визиты белән бару кысаларында, Ашхабадка якын гына урнашкан Кыпчак авылындагы дини-мемориаль комплекста булды.
Иң элек Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Төркмәнстанның беренче Президенты Сапармурат Ниязов мавзолеендагы символик стела янына чәчәкләр куйды. Биредә илнең элекке җитәкчесенең, аның ата-анасы – Төркмәнстан геройлары Гурбансултан Атамуратова һәм Атамурат Ниязовның һәм абыйлары – Мөхәммәтмурат белән Ниязмуратның җәсәде урнашкан.
Төркмәнстан мөфтие Раушан Аллабердыев белән бергә делегация әгъзалары әрвахлар рухына дога кылдылар. Аннары кунакларны Төркмәнбашының Руханият мәчетен карарга чакырдылар.
Мөфти сүзләренә караганда, бу – дөньяда иң зур бер гөмбәзле мәчет һәм Урта Азиядәге зур мөселман гыйбадәтханәсе. Анда берьюлы 20 меңгә якын кеше гыйбадәт кыла ала. Мәчетнең һәркайсы 91 әр метр биеклектәге (Төркмәнстанда бәйсезлек яулап алынган ел хөрмәтенә) 4 манарасы бар. Мәчет гөмбәзе бер-берсеннән 5 метр читтәрәк урнашкан 2 каттан тора. Бу гыйбадәт кылу бүлмәсендә бик яхшы акустика булдыра һәм елның теләсә кайсы вакытында эчтә уңайлы микроклимат тудыра.
"Татар-Информ"