Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстанга визиты башланды

13.01.2008

Республика Хөкүмәте башлыгы, Татарстан Республикасының күпсанлы делегациясе җитәкчесе буларак, ике көнлек визит белән Төркмәнстанда. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты янындагы дәүләт киңәшчесе – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы бәйләнешләр департаменты директоры Тимур Акулов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башка рәсми кешеләр бар.
Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзаларын “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть”, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе”, “Казан вертолет заводы”, “Ак Барс-Холдинг”, “А.М.Горький исемендәге завод”, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсенең Федераль дәүләт унитар предприятиесе җитәкчеләре озатып йөри. Шулай ук Ашхабадка Татарстаннан артистлар төркеме дә килеп төште.
Аэропортта югары дәрәҗәле кунакларны Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары – чит ил эшләре министры Рәшид Мередов, Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Игорь Блатов һәм башка дипломатлар каршы алды.
“Татар-информ” мәгълүматлар агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашында үткәрелә торган төп чаралар 14 нче гыйнварда уздырылачак. Әйтик, иртәгә иртә белән Кыпчак авылында Төркмәнстанның беренче Президенты Сапармурат Ниязов (Төркмәнбашы) монументына чәчәкләр кую планлаштырыла. Аннан соң Татарстаннан килгән югары дәрәҗәле кунакларны бу Урта Азия республикасы башлыгының яңа резиденциясендә көтеп алачаклар. Анда илнең хәзерге җитәкчесе Гурбангулы Бердымухаммедов белән очрашу уздырылачак.
Бераз соңрак Татарстан Республикасы хөкүмәт делегациясе әгъзалары үзләренең Төркмәнстандагы хезмәттәшләре белән очрашачак. Шуның нәтиҗәсе буларак, Төркмәнстанга автомобиль техникасы кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм ике республикадагы әйдәп баручы нефть компанияләренең (“Татнефть” ААҖ һәм “Төркмәннефть” дәүләт концерны) үзара бәйләнеше турындагы ике яклы документларга кул кую карала.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Төркмәнбашы исемендәге Ашхабад туку комплексына барачаклар. Ул хәтта дөньякүләм үлчәмнәр буенча да эре җиңел сәнәгать предприятиесе булып санала, анда 3,5 меңгә якын кеше эшли.
Татарстан кунаклары шулай ук Төркмәнстандагы “КАМАЗ” ААҖ нең укыту-сәүдә сервис комплексы төзелә торган урында да булачаклар. Аны ачу агымдагы елның маена планлаштырыла.
Иртәгә Магтымгула исемендәге музыка һәм драма театрында “Рухнамә” китабының татарчага тәрҗемәсен тәкъдир итү тантанасы булачак. Ул Татарстаннан килгән иҗат төркемнәре катнашындагы концерт белән бергә үрелеп барачак.
“Татар-Информ”