Алексей Песошин Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты

26.09.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның бүген Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашуында киләчәктә узара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Алексей Песошин Чехиядән килгән коллегаларга Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләгәнчә, бүген Татарстан һәм Чехия күп юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итә.

2017 елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Чехиянең үзара тышкы сәүдә әйләнеше 202 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2016 елның шушы чорына караганда шактый югары, дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул шулай ук Чехия делегациясе вәкилләренең Иннополис шәһәрендә булуларын искә алды.

Инновацияләр, мәгълүмати технологияләр шулай ук безнең хезмәттәшлекнең юнәлешләре буларак билгеләна ала, диде Алексей Песошин. Моннан тыш, икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстандагы инфраструктура ярдәм итә ала – махсус икътисади зоналар, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары.

Чехия делегациясе әгъзалары, үз чиратында, уртак эшче төркемнең чираттагы утырышы узуын хәбәр итте, анда киләчәктә икътисади үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре билгеләнгән.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.