Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Shenzhen World Food City Business Management & Development холдинг компаниясе делегациясе белән очрашты

26.09.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Shenzhen World Food City Business Management & Development холдинг компаниясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Алексей Песошин кунакларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм Татарстан Республикасына булган кызыксыну, хезмәттәшлеккә омтылыш өчен рәхмәт белдерде.

“Кытай Татарстанның иң мөһим тышкы икътисади партнерларының берсе, 2016 елда гына да ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 372,5 млн. АКШ доллары тәшкил иткән”, - диде ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, кичә, 25 сентябрьдә, Кытай партнерлары  ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булганнар инде.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар киләчәктә хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Кытайдан килгән коллегалар, үз чиратында, Халыкара чит ил туклану продуктлары үзәге мәйданчыгында (World Food City)  Халыкара сәүдә һәм интеграцияне үстерү үзәген булдыру проекты турында сөйләделәр. Бу үзәкнең ачылышы 26 октябрьгә билгеләнгән.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.