Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты

25.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.

Үзбәкстанда Рөстәм Миңнехановне сәламләп, Шәүкәт Мирзияев Татарстан һәм Россиянең башка субъектлары белән, Үзбәкстан Президентының беыл апрель аенда Россиягә визиты вакытында, имзаланган ике дәүләт арасында хөкүмәтара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә багланышлар активлашуы турында ассызыклады. 

Татарстан белән җылы мөнәсәбтәләр ике халык арасындагы күп гасырлык мәдәни-тарихи һәм гуманитар элемтәләренә нигезләнә, диде Үзбәкстан Президенты. 

Очрашуда алга таба сәүдә-икътисадый хезмәттәшекне киңәйтү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, алдагы елларда Үзбәкстан белән Татарстан арасында сәүдә күләмен 4 кат арттыруга бөтен мөмкинлекләр бар, дип билгеләнде (2016 елда 50 млн. доллар тирәсе булды). 

Очрашуда хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр арасында нефть-газ химиясе, автомобиль төзелеше, сәнәгать җиһазларын төзү, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм башкалар аталды. 

Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәни багланшыларда, туризмда багланышларны арттыру кирәклеге ассызыкланды. 

Рөстәм Миңнеханов  Шәүкәт Мирзияевка җылы каршы алулары өчен ихластан рәхмәтен белдерде һәм Татарстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан белән Үзбәкстан арасында 10 төрле хезмәттшлек турында документ имзаланды. 

Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов журналистларга Үзбәкстан Президенты белән әңгәмәдә квартал саен сәүдә-икътисадый багланышлар өлкәсендә уртак эш барышын карау турында килештеләр дип хәбәр итте. "Якын арада без үзара килешүләрне билгеле эчтәлек белән тутырырга тиеш һәм бизнес-проекталр һәм уртак товар әйләнешенә күчәргә тиеш", - дип йомгаклады Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев