Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

25.09.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының (ИВФ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә – фондның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре булды.

Утырышның беренче өлеше төбәкнең Сәнәгатьне үстерү фондына багышланган иде.ТР ИВФ федераль Сәнәгатьне үстерү фонды белән бергә “Үсеш проектлары” программасы кысаларында проектларны финанслый. Күзәтчелек советына чираттагы проектны карауга тәкъдим иттеләр.

Шулай ук утырыш кысаларында ТР ИВФ директоры урынбасары  Фәнис Хәкимуллин Сәнәгатьне үстерү фондының яңа программасын (Комплектлау эшләнмәләре) тәкъдим итте.

“Комплектлау эшләнмәләре” программасы кысаларында комплектлау эшләнмәләре җитештерүен яңартуга яисә оештыруга юнәлтелгән проектлар финансланачак.

Күзәтчелек советында шулай ук “Пульсар Экосистем” ҖЧҖ базасында технологик эшкуарлык һәм инновацион компанияләрнең тизләтелгән үсеше өлкәсендә компетенцияләр үзәген үстерү мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Бу мәсьәлә буенча “Пульсар Экосистем” ҖЧҖ директоры Павел Королев доклад ясады.

 


ТР Инвестицион-венчур фонды матбугат хезмәте