Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Үзбәкстан Республикасына экспорт күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тели

25.09.2017

Татарстан Үзбәкстан Республикасына экспорт күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес даирәләре вәкилләре катнашындагы эшлекле форумда хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы Президентының Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

Форумны ачып, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гүломҗон Ибраһимов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе белән дустанә багланышларны кору һәм төрле яклап ныгыту Үзбәкстан Республикасының тышкы сәяси эшчәнлеге юнәлешләренең берсе булып тора.   

«Безнең ил Россия белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Күптән түгел Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевның Мәскәүгә эш сәфәре безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирде, анда төбәкара хезмәттәшлек турында хөкүмәтләр арасында килешү имзаланды», - диде  Гүломҗон Ибраһимов. 

«Үзбәкстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше $50 млн. тәшкил итә.  Без Рөстәм Нургали улы белән килешкәнчә, эре компанияләр вәкилләре катнашындагы бүгенге бизнес-форум икътисадый күрсәткечләрне арттырырга зур этәргеч булыр», - диде Үзбәкстан вице-премьеры. 

Ул ассызыклаганча, Үзбәкстан базарына «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», «КМПО», «Татхимфармпрепараты», «Позис» кебек эре компанияләрнең килүе ике яклы инвестицион эшчәнлекне ныгытырга ярдәм итәчәк. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел май аенда Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда булды, ул анда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашты. Март аенда Татарстанга Сәмәрканд өлкәсе делегациясе дә килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, элеккеге СССР республикалары арасында беренчеләрдән булып Үзбәкстан территориясендә Татарстан вәкиллеге оештырылды. Быел августта Россия Федерациясе Хөкүмәте Үзбәкстан ягының Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тәкъдимен хуплады.  

«Үткән ел товар әйләнеше күләме $50 млн. тәшкил итте. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча товар әйләнеше 2 мәртәбә арткан. Баланс  әлегә безнең якта: 85 проценты – Татарстан экспорты. Моңа резина, җайланмалар, каучук, пластмассалар, транспорт, фармпродукция, агач һәм агач күмере, азык-төлек  продуктлары, юу чаралары һәм башкалар керә. Үзбәкстаннан Татарстанга кием-салым, текстиль әйберләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе кертелә», - диде ТР Президенты. 

Шуның белән бергә, икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек күләмнәре гамәлдәге мөмкинлекләргә туры килми, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Үзбәкстанга машина төзелеше продукциясе һәм төрле типтагы җайланмалар: компрессор һәм суыткыч техника, медицина җайланмалары, нефть химиясе, фармацевтика һәм башка продукция китереп торуны арттырырга тели. Үзбәкстан компанияләре үз чиратында җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен китереп торуны арттыра алыр иде.   

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның электр- һәм гидроэнергетика объектларын төзүдә һәм яңартуда Татарстан компанияләренең катнашу мөмкинлеген дә тәкъдим итте. 

Аннары Татарстан Республикасы Президенты барында Үзбәкстан белән Татарстан арасында сәламәтлек саклау, туризм, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, сәнәгать һәм сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлек турында биш килешү имзаланды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.