Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты

25.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән очрашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ташкентка (Үзбәкстан) эш сәфәре кыла. 

Гүломҗон Ибраһимов белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше гамәлдәге потенциалга туры килми әле. «Багланышларыбызны активлаштырырга, икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне җайга салырга кирәк. Россия Федерациясе Президенты һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты ике ил арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип билгеләделәр», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ташкентка Татарстан делегациясе составында 47 кеше килде: эре бизнес вәкилләре һәм дәүләт структуралары җитәкчеләре. «Без нефть химиясе, машина төзелеше, туризм, ИТ, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фән өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр күрәбез. БүгенҮзбәкстанда якынча 30 махсус зона эшли. Татарстанда шулай ук эре сәнәгать мәйданчыклары – "Алабуга", "Химград", КИП "Мастер" һәм башкалар уңышлы эшли. Без бу өлкәдә дә багланышларыбызны карый алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Гүломҗон Ибраһимов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан Россия белән ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Татарстан белән үзара сәүдә күләмнәре әлегә зур түгел, әмма Рөстәм Миңнехановның Ташкентка эш сәфәре төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә куәтле этәргеч булырга мөмкин, дип саный Үзбәкстан вице-премьеры. 

Очрашуда Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре сәнәгать һәм энергетика компанияләре вәкилләре катнашты. 

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оксарой резиденциясендә Үзбәкстанның Беренче Президенты Ислам Кәримов һәйкәленә чәчәкләр салды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «GM Powertrain Uzbekistan» автомобильләр двигательләре җитештерү предприятиесендә булды, шулай ук Хәзрәти Имам дини комплексын һәм Тимуридлар тарихы музеен карады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.