Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтьчеләрен бүләкләде

03.09.2011

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Бәйрәм тантаналары “Татнефть” ААҖнең төп офисында нефтьчеләрне хөрмәтләүдән башланды, аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Аның сүзләренә караганда, илнең мул тормышы тармакның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Татарстан үзенең күп кенә казанышлары белән нефтькә бурычлы. Нефть тармагы республика икътисадының локомотивы булды һәм шулай булып калачак та, диде Президент. Аның сүзләренчә, "Татнефть" “кара алтын” чыгару белән генә шөгыльләнеп калмый, нефть химиясенә эре инвесторларның берсе дә булып тора. ТАНЕКО комплексына гаять зур инвестицияләр кертелде, зур эш башкарылды. Әлеге проект тармак һәм республика өчен бик җитди перспектива вәгъдә итә.

Бәйрәм Мәйданда театральләштерелгән тамаша һәм иң яхшы нефтьчеләрне хөрмәтләүдән башланды. Якындагы территориядә “Татнефть” бүлекчәләре һәм хезмәтләре үз казанышларын күрсәтү өчен павильоннар урнаштырган.

Бәйрәмгә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, респбуликаның нефть төбәге муниципаль районнары башлыклары, нефть сәнәгате ветераннары, “Татнефть” Компанияләр төркеменең нефть һәм газ чыгару идарәләре һәм предприятиеләре вәкилләре, катнаш тармак хезмәткәрләре чакырылган иде.

Исемнәре фидакарьлек, осталык һәм батырлык символына әверелгән Татарстан нефте геройларына олы хөрмәт күрсәтелде. Эшчәнлекнең төрле юнәлешләре вәкилләре катнашында парад узды.

Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмдә ясаган чыгышында, нефть тармагының республика тормышындагы гаять зур әһәмиятен билгеләп үтте. Ул нефть ветераннарына, нефтьчеләр эшли торган төбәкләрнең җитәкчеләренә, Шәфәгать Тәһаутдинов җитәкчелегендәге “Татнефть” коллективына аерым рәхмәт белдерде.

«Татнефть» үзенең һөнәри бәйрәмен җитештерү һәм социаль эшчәнлектәге яхшы нәтиҗәләр белән каршылый”, - диде бәйрәмдә ясаган чыгышында компания генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов. Ул фидакарь хезмәте һәм нефть эшенә тугрылык саклаганы өчен - “Татнефть” Компанияләр төркеменә, шулай ук тармактагы актуаль проблемаларны хәл иткәндә даими ярдәм күрсәткәне, федераль дәрәҗәдә компания мәнфәгатләрен яклаганы, социаль проектларны гамәлгә ашыруда булышлык иткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте