Рөстәм Миңнеханов: Казан үзәгендә тәртип урнаштырырга кирәк

03.09.2011

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр төзелеше колдексын бозуларга, каланың тарихи өлешендә республика башкаласының тышкы күренешен бозучы күпкатлы йортлар төзүгә юл куймас өчен, ТР Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Казанның иске өлешендәге барлык төзелеш объектларын тикшерергә күрсәтмә бирде. Республика башлыгы фикеренчә, иске Казан үзәгендә гап-гади тәртип урнаштырырга, урамнар һәм иске бинларның эчке ишегалларындагы чүп-чарны җыештырырга кирәк. Бүген Рөстәм Миңнеханов Тукай, Париж Коммунасы, Мәскәү (элеккеге Кремль) урамнары буйлап җәяүле экскурсия ясаганнан соң әнә шулай дип белдерде.

Маршутны Казан экскурсоводы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова эшләде.

Бүген Татарстан башлыгы өчен экскурсия Тукай урамындагы 14 нче йорт яныннан башланды. Колхоз базарына илтүче әлеге урамда күп кенә ташландык йортлар урнашкан, аларда торыр урыны булмаган кешеләр, шулай ук эмигрантлар яши. Урамның бер ягында күп кенә йортлар сүтелгән, ә Тукай тыкрыгында Казандагы бердәнбер керәшен чиркәве урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Шакир солдат йортын, иң эре мөселман уку йортларыннан берсе булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карады.

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановның игътибарын округта күп кенә кунакханәләр урнашуына һәм туристларга тәрәзәләрдән күңелсез күренеш ачылуына юнәлтте. Өстәвенә, Казанга килүче күп кенә туристлар нәкъ менә иске Казан буйлап экскурсияләргә бик теләп заказ бирә, Иске Татар бистәсендәге азкатлы йортларның ишегалларына керергә ярата. Шундый ишегалларының берсе сакланып калган – ул XX башында төзелгән, милли баш киемнәре (кәләпүшләр) тегү остасы Гайнетдин Сабитов йорты.

Иртә булуга да карамастан, әлеге йортта яшәүчеләр ТР Президенты белән аралашырга чыкты. Йортта 14 фатир һәм бер кафе урнашкан. Биредә яшәүчеләр үз йортларын капиталь ремонт программасына кертмәүләренә зарланды, бу “рентабельле түгел”, янәсе.

Алга таба экскурсия маршруты “XIX йөз ахыры – XX йөз башында төзелгән Кәримовлар китап бастыру фирмасы биналары комплексы”, “1983 елда төзелгән сәүдәгәр Вәли Яушев йорты” аша узды - әлеге биналарның барысы да архитектура һәйкәлләре санала.

Париж Коммунасы урамында шулай ук Нурулла мәчете (биналар комплексы), урамның каршы ягында “И.И.Апаков йорты – XIX йөз уртасы архитектура һәйкәле” урнашкан.

Олеся Балтусованың сүзләренә караганда, өлешчә үзенең көнчыгыш колоритын саклап калган әлеге урамга туристлар күпләп килә - биредә хәләл ризыклар әзерли торган кафе, мөселман киемнәре салоны урнашкан.

Мәскәү (элеккеге Киров) урамында бер бинага Үзбәк милли-мәдәни мохтәрияте реставрация үткәргән, ул биредә 2 һәм 3 нче катларда урнашкан. Аңа Казан университеты профессоры Карал Фукс яшәгән җимерек бина терәлеп тора. Әлеге йорт шулай ук тарихи һәйкәл санала.

Мәскәү һәм Столбов урамнары арасындагы бакча экскурсия маршрутының соңгы объекты булды.

Экскурсия тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов аның өчен Казанның тарихи өлеше буйлап берничә җәяүле маршрут әзерләргә кушты. Без соңга калырга мөмкинбез һәм тагын берничә елдан соң шәһәрнең иске өлешеннән берни дә калмаячак, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм Олеся Балтусова белән экскурсиядә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров һәм башкалар булды


ТР Президенты матбугат хезмәте