Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында,"Булгария" теплоходы белән булган һәлакәттә зыян күрүчеләргә һәм һәлак булучылар гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук фаҗигане китереп чыгарган алшартларны бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясенең йомгаклау утырышы булды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, комиссия башлыгы – РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырышны ачып җибәреп, Игорь Левитин 15 нче сентябрьгә кадәр бу һәлакәт буенча эш алып барган министрлык һәм ведомстволарның башкарылган эш буенча Россия Хөкүмәте алдында хисап тотарга һәм норматив базада үзгәрешләр турында тәкъдимнәр җиткерергә тиешлекләрен хәбәр итте. Аның әйтүенчә, сулыкларда йөзү, суднолар тоту буенча контроль таләпләрен кырысландыру буенча Россия транспорт министрлыгыннан РФ Хөкүмәтенә тәкъдимнәр инде юлланган.
Игорь Левитин бүген Кама Тамагы районының Сөйки кичүе авылында “Булгария” теплоходы корбаннары истәлегенә төзеләчәк мәчет һәм часовня нигезенә тәүге таш салынуын һәм корбаннарның туганнары белән очрашуын да искәртеп узды. "Бу һәлакәттән соң башкарылган барлык чараларга тотылган акчалар, фаҗига корбаннары туганнарына ярдәм итү йөзеннән бирелгән финанс мәсьәләләре дә тулысынча яктыртылырга тиеш", - дип белдерде министр.
ИгорьЛевитин журналистлар белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл часовня төзелешенә хәер-фатихасын биреп, ярдәм кулы сузачагын әйткән. "Мәчет һәм часовня корбаннарның туганнары, фаҗига шаһитләре өчен генә түгел, елга транспортыннан файдаланучыларның һәркайсы өчен хәтер һәйкәле булып торачак. Елга транспорты белән идарә итүчеләргә дә фаҗига турында искәртеп торачак", - ди транспорт министры. Биредә корбаннарны искә алып, алар рухына дога кылып, хатирәләрне яңартырга мөмкин булачак.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, катлаулы авыр минутларда ярдәм иткән федераль хезмәттәшләргә, шул исәптән Игорь Левитинга, рәхмәтен җиткерде. Президент киләсе елның 10 нчы июленә, һәлакәткә 1 ел тулган вакытка, мәчет һәм часовня төзелеше тәмамланачагы турында ышандырды. Татарстан Президенты басым ясаганча, әлеге зур фаҗига олы гыйбрәт һәм сабак булды. "Без аннан үзебезгә ачы тәҗрибә алдык, нәтиҗәләр ясадык, шул исәптән сәнәгый иминлек буенча да нәтиҗәләр чыгардык. Бу кайгы очраклы рәвештә килмәде - кимчелекләр аркасында килеп чыкты, хәзер җитешсезлекләр системасы җайга салына", - дип белдерде республика башлыгы.
Исегезгә төшерәбез. “Булгария” теплоходы Татарстанның Кама Тамагы районы Куйбышев сусаклагычы территориясендә 10 июльдә батты. Нәтиҗәдә, 122 кеше (аларның 28 е – балалар) һәлак булды. 79 кеше коткарылды.
“Булгария”не Идел төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрделәр.