Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Максат Бабаев белән очрашты

22.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «Төрекмәннефть» дәүләт госконцерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев катнашты.   

Очрашуда катнашучылар нефть-газ тармагында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, «Татнефть» ГАҖ һәм «Төрекмәннефть» ДК уртак проектларын гамәлгә ашыру кысаларында якларның эшчәнлеген җайга салу мәсьәләләре дә каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.