Татарстанда капиталь ремонт эшләре 888 йортта тәмамланган

02.09.2011

Республикада гамәлдә булган күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча быел төзекләндерелергә тиешле 999 торак йортның 888ендә эш төгәлләнгән, бу 41 муниципаль берәмлеккә кагыла. Шуларның дәүләт торак инспекциясе бары тик 487сен генә кабул иткән. Соңгы 2 атнада исә 193 йортта төзекләндерү тәмамланган. Аерым алганда, Актаныш, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас, Теләчедә - барлыгы 11 районда шушы эшләрне түлысынча очлап чыкканнар.

“ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция рәвешендә барган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, республика бюджетыннан идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкәтләре хисапларына 1 млрд. 48 млн. сум (җирле бюджетларга күчергәннең 99 проценты һәм еллык лимитның 76 проценты) акча күчерелгән. Ләкин Баулы, Кама Тамагы, Питрәч, Тәтеш районнары җирле бюджетлар хисабына республика бюджетыннан кергән акчаны тулысынча күчермәгән.

31 август белешмәсе буенча, идарәче компанияләр белән торак милекчеләр ширкәтләренә җәмгысе 1 млрд. 30 млн. сум акча салынган – бу милекчеләрдән җыеласы акчаның 65 проценты. Соңгы 2 атнада идарәче оешмалар хисапларына милекчеләрдән 68 млн. сум акча кергән.

Министр муниципаль берәмлекләр белешмәләренә таянып, капиталь ремонт эшләре 4,2 млрд. сумлык башкарылды, ягъни еллык лимитның 97 проценты бу, башкарылган эшләрнең 85 проценты (3,6 млрд. сумлык) буенча актлар кабул ителде, диде.

Президент Р.Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, республикада моннан 4 ел элек башланган капиталь ремонт эшләрен алга таба да дәвам иттерергә, аны системалы итәргә кирәк. Киләсе елга капиталь ремонт ясаласы күп фатирлы торак йортларның исемлеген алдагы 1 ай эчендә төзеп бетерергә һәм шуңа бюджет акчасын бүлеп калдырырга. Киләсе елга капиталь ремонт чыгымнары, нигездә, республика хисабына каплана, аннары җирле бюджет һәм милекчеләрдән җыелган акча кушыла, федераль бюджеттан акча алып булса – анысы да. Шуңа күрә, капиталь төзекләндерәсе йортлар исемлеген төзеп, шулар буенча техник инспекция үткәреп, проект-смета документациясен тиз арада әзерләү таләп ителә. Бу исә капиталь ремонт башкаручы подряд оешмаларындагы белгечләр таралышып, “югалышып” бетмәсен өчен дә мөһим, ягъни быелгы эшләр төгәлләнгәч тә алар эшсез тормаска тиеш, дип саный республика башлыгы.


ТР Президенты матбугат хезмәте