Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар халыкара конгрессы президенты Артем Чайка хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

21.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар халыкара конгрессы президенты Артем Чайка хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Артём Чайканы бүгенге көндә 27 илне берләштергән Конгресс җитәкчесе вазифасына сайлануы белән котлады.

Татарстан Президенты белдерүенчә, хәзерге дөнья вәзгыяте шартларында чит ил эшмәкәрлек берлеге вәкилләре белән хезмәттәшлекне үстерү өчен яңа юллар табу мөһим.

«Без эшкуарларыбызга бик җитди карыйбыз. Тулысы белән аларның дөньякүләм берләшүгә юнәлдерелгән башлангычларына ярдәм итәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев