Алексей Песошин Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән очрашты

21.09.2017

Алексей Песошин бүген Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Премьер-министры белдергәнчә, алдагы елга республика алдында торган төп бурычлар Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына бүгенге юлламасында билгеләнгән.

Татарстанның тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 2016 елда $11 млрд. тәшкил иткән, дип хәбәр итте Алексей Песошин. 2017 елның беренче яртысында яхшы динамика күзәтелә - $8,5 млрд. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 62% тәшкил иткән. Товар әйләнеше структурасында экспорт 77%, импорт 23% били. Иң актив илләр бишлегенә Нидерланд, Польша, Германия, АКШ һәм Латвия керә.

БДБ дәүләтләре-катнашучылары белән эшләү буенча 2017 елның 6 ае өчен үзара сәүдә күрсәткечләре $973 млн. нан арткан, үсеш - 35%. Экспорт өлеше - 85%, импорт өлеше - 15%. Беренче бишлектә - Беларус, Казакъстан, Украина, Үзбәкстан, Таҗикстан.

“ Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасы барышында инвестицияләр җәлеп итүгә, тышкы базарга үзебезнең продукцияне чыгаруга, чит илләр һәм Россия төбәкләре белән мәдәни, мәгариф һәм башка элемтәләр үсешенә караган өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.