Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачты

21.09.2017

Бүген Татарстанның Лаеш районындагы Атабай авылында Сирия Гарәп Республикасында хәрби хезмәт итүе вакытында һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ оборона министры урынбасары Татьяна Швецова катнаштылар.

Татарстан җире ватаннарын яратучы, авыр сынаулар вакытында батырлык, каһарманлык һәм ышанычны күрсәткән бик күп күренекле кешеләр тәрбияләде, диде чыгышында Татьяна Шевцова.

"Шундый күренекле кеше, чын офицер һәм ватанпәрвәр иде мәңге исебездә калачак Россия Федерациясе Герое, капитан Марат Радик улы Әхмәтшин. Ватан аны хәтерли һәм искә ала", - диде оборона министры урынбасары.

"Татарстан үзенең уллары белән атаклы, аларның күбесе Ватаныбыз тарихына исемнәрен язып калдырды. Алар - Россия горурлыгы. Бүген без ватандашыбыз истәлегенә, Россия Федерациясе Героена бюст ачабыз. Марат Әхмәтшин, Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә, каһарманлыгын күрсәтте. Аның кыюлыгы - Ватанына фидакарь хезмәт итү, батырлык, чын ир-егетлек үрнәге ул", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Һәйкәл РФ Оборона министрлыгы инициативасы буенча ачылды. Аны Татарстан Президенты хуплады. Проект авторы - сынчы Анатолий Дементьев.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТАСС" МА материаллары буенча.