Рөстәм Миңнеханов: 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан белән Португалия арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга артты

20.09.2017

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең VI утырышы йомгаклары буенча беркетмә имзаланды. Шулай ук Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы хөкүмәтләре арасында икътисадый һәм техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Россия ягыннан килешүне Россия-Португалия Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара катнаш комиссиясенең Россия өлеше рәисе, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков, Португалия ягыннан Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал имзалады.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

«Бүген Казанда Россия белән Португалия Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара катнаш комиссиясенең алтынчы утырышы уздырылды. Күп кенә мәсьәләләр буенча ике яклы форматта потенциалны үстерүгә куәтле импульс бирүче мөһим документларга кул куелды», – диде  Россия ГХМ башлыгы.

Португалия Икътисад министры билгеләп үткәнчә, имзаланган документлар белән ике яклы икътисадый мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ныгытырга, киләчәк үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә кирәк иде.  

Кабрал фикеренчә, Португалия белән Россия предприятиеләре арасында әйләнә-тирә мохитне саклау, инфраструктура, энергетика, технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек буенча менә дигән перспективалар бар.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Пучковка һәм Мануэл Калдейр Кабралга Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең VI утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлаганга рәхмәт белдерде.  

«Татарстан белән Португалия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан белән Португалия арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга артты. Без бүген ике проектка кире әйләнеп кайттык. Берсе юллар хуҗалыгы өлкәсендә, икенчесе – идарәнең автоматлаштырылган системаларын эшләү өлкәсе», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.