Татарстан Президенты Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе делегациясе белән очрашты

20.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Эрнесто Ферленго әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.   

«Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында безнең бизнес-даирәләр арасында хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында фикер алышырга кирәк. Геополитик ситуация бик уңай түгел икәнне без аңлыйбыз, әмма эшлекле багланышларны ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика кайбер Европа илләре белән актив хезмәттәшлек итә, товар әйләнеше күләмнәре арта. Шул ук вакытта  Италия белән үзара сәүдә күрсәткечләре сизелерлек кими.

«Безнең Пирелли, Баллестра, Teкнимонт, Базелл, Интеза һәм башка Италия компанияләре белән яхшы мөнәсәбәтләребез урнашкан», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Татарстан белән Италия арасында хезмәттәшлекне арттыру өчен зур потенциал бар, аерым алганда, нефть химиясе, ИТ-технологияләр өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, фармацевтикада һәм башка тармакларда.

Үз чиратында Эрнесто Ферленго билгеләп үткәнчә, Италия бизнесы ЕС тарафыннан Россиягә каршы чикләү чаралары кертү белән риза түгел.

Аннары берничә Италия компаниясе вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләрен атадылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.