Бүген, Белем көнендә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның 131 нче физика-математика лицеенда узган тантаналы линейкада булды.
Быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтүче 131 нче физика-математика лицее узган уку елы йомгаклары нигезендә Татарстанда БДИ нәтиҗәләре, шулай ук укучыларның төрле фән олимпиадаларындагы казанышлары буенча беренче урынга лаек булды.
Илдар Халиков тантаналы линейкада ясаган чыгышында мәктәпнең югары казанышларын билгеләп үтте. “Беренче чиратта укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән лицей БДИда югары нәтиҗәләр күрсәтә, олимпиада һәм конкурсларда җиңү арты җиңү яулый. 131 нче физика-математика лицеен Татарстан Республикасыннан читтә дә беләләр”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков лицейда укучыларның барысына да уңышлар теләде һәм лицейның Татарстан мәгарифендә яуланган әйдәп баручы поизицияләрен саклаячагына ышаныч белдерде.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук 131 нче лицей укучысы Михаил Григорьевның математика буенча халыкара олимпиадада ирешкән уңышы хакында искәртте. Илдар Халиков Михаилның укытучысы Оксана Слипченкога рәхмәт белдерде һәм аңа ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Тантаналы линейкадан соң Илдар Халиков мәктәп музеенда лицейның Мактау тактасы белән танышты. Биредә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Михаил Григорьев белән аралашты, аның халыкара математика олимпиадасында катнашуына бәйле нечкәлекләр белән кызыксынды.