Бүген Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе белән Бавария эшлекле даирәләре вәкилләре арасында түгәрәк өстәл рәвешендә очрашу узды.
Очрашуда Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасының тышкы икътисадый хезмәттәшлек комитеты рәисе урынбасары Вольфганг Хаштенпфлюг, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, шулай ук «König Ludwig GmbH & Co. KG Schloßbrauerei Kaltenberg», «Messe München GmbH» компанияләре һәм Мюнхен халыкара аэропорты җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре үсеше турында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «АК БАРС» БАНК» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләренә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча ике документ имзаланды. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «KGAL» компаниясе генераль директоры Герт Вальтенбауер Хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Мюнхен һәм Югары Бавария Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү банк өлкәсендә иминләштерү мәсьәләләренә кагыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике документ та бик мөһим. «Безгә сәүдә-сәнәгать палаталары кысаларында аеруча актив эшләргә кирәк, – диде ул. – Үз ягыбыздан без уртак планнарыбызны һәм проектларыбызны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер».