Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Siemens AG» компаниясе штаб-квартирасында булды.
Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «АК БАРС» БАНК» АҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «ТАИФ» ААҖ идарәсе аппараты җитәкчесе Айрат Шиһабетдинов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин һәм башкалар.
«Siemens AG» компаниясе тарихына багышланган экспозиция буйлап Рөстәм Миңнехановны «Siemens AG» компаниясе башкарма директоры Джо Кэзер озата йөрде.
Джо Кэзер билгеләп үткәнчә, ул Казанга эш сәфәрен җылы хисләр белән искә ала һәм Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. 2017 елның 23 маенда Джо Кэзер Казанда булган һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан. Ул чакта эш сәфәре барышында «Siemens» белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында «Siemens» компаниясе башлыгына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм компаниянең Россия белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеген үстерү өчен даими аралашып торуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Siemens» продукциясе Татарстан икътисадының барлык тармакларында да бар: энергетика һәм нефть химиясе («ТАИФ», «Татнефть», Генерирующая һәм Сетевая компанияләре, «Нижнекамскнефтехим»); машина төзелеше һәм автоматлаштыру системалары (КАМАЗ); сәламәтлек саклау (Татарстан Республикасы медицина үзәкләренә диагностика җайланмалары китереп тору); транспорт («Ласточка» поездлары) һәм башкалар.
«Siemens» компаниясенең Россиядәге президенты Дитрих Мёллер «Siemens» Татарстан Республикасы белән нинди юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә теләгәнен белдерүче юл картасын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан яңа технологияләрне җәлеп итәргә, сәнәгатьнең тизләтелгән модернизациясенә ирешергә, инновацион һәм кадрлар потенциалын үстерергә, шулай ук Татарстан компанияләренең тышкы базарларда ныгып калуын тели.
Очрашу барышында яклар киләчәк уртак проектлар турында фикер алыштылар. Шулардан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының «Siemens» компаниясе белән мәгариф максатлары өчен программа белән тәэмин итүне тапшыру турындагы 1 млн евро күләмендәге проект.
Әлеге очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов дөньяның иң алдынгы кардиохирургия учреждениесе – Мюнхенның Немец кардиология үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар өчен балалар кардиологиясе һәм тумыштан килгән йөрәк чирләре клиникасы директоры, профессор, медицина фәннәре докторы Петер Эверт «Siemens» компаниясенең өр-яңа җайланмасын – «CT- Somatom Force» томографын тәкъдир итте.